Гаеткә – коймак
Ураза гаете көнне якыннарыгызны сыйлау өчен коймак рецептлары тәкъдим итәбез.
1нче рецепт
0,5 стакан җылымса сөт, 3 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы майонез, бер кап чүпрәнең дүрттән бер өлеше, тәменчә тоз, 3 аш кашыгы чистартылган көнбагыш маен бер савытка салабыз. Он өстәп яхшылап болгатабыз да майлы табада пешерәбез.
2нче рецепт
500 грамм кефир, 1 йомырка, 0,5 чәй калагы тоз, шуның кадәр үк сода, 2 аш кашыгы шикәр комы, 350 грамм он кушып болгатабыз. Камырны әзерләгәннән соң 20 минут “ял иттерәбез“. Майлы табада пешерәбез.
3нче рецепт
1 стакан җылымса сөт, 2 йомырка, 1,5 чәй калагы коры чүпрә, тәменчә тоз, шикәр комы, он салып куерак камыр әзерләп кабартабыз. Яңадан кайнаган суга 0,5 чәй калагы сода салып камырга кушабыз да, яхшылап туглыйбыз.
Нет комментариев