Чулпан Нурмөхәммәтовадан коймак рецепты
Аш-су

Чулпан Нурмөхәммәтовадан коймак рецепты

Район үзәк китапханәсе хезмәткәре Чулпан Нурмөхәммәтова камыр ашларын бик тәмле пешерә.

 

Хуҗабикәләргә аның коймак рецептын тәкъдим итәбез.

Ярты литр су, ярты литр сөт, биш йомырка, тәменчә тоз, шикәр комы, 0,5 пачка чүпрә, 3-4 кашык көнбагыш мае салып яхшылап болгатабыз һәм он өстибез.

  • Камырны 6 литрлы кәстрүлгә изәм. Кәстрүл тулгач пешерә башлыйм. Камыр бик уңа. Коймакны каз мае белән майлыйм, – ди Чулпан.

Коймакны мичтә дә, газ өстендә дә пешерергэ була. Тәмле булсын!  


Нет комментариев