Татарстан халкын Ураза бәйрәме уңаеннан өч көнлек ял көтә
Җәмгыять

Татарстан халкын Ураза бәйрәме уңаеннан өч көнлек ял көтә

Яллар 20 марттан 22 мартка кадәр, ягъни өч көн дәвам итәчәк

20 мартта Татарстанда Ураза бәйрәме. Ул – рәсми ял көне. Шуңа бәйле рәвештә 19 мартта бер сәгатькә кыскартылган эш көне булачак. Яллар 20 марттан 22 мартка кадәр, ягъни өч көн дәвам итәчәк.

Искәртеп узыйк: Гает бәйрәме изге Рамазан аенда тотылган уразаның тәмамлануын билгели һәм мөселманнарның төп бәйрәмнәреннән санала. 2026 елда Рамазан 19 февральдә башланды һәм 19 мартта тәмамлана.
 


Нет комментариев