Быел призерлар җидегә күбрәк
Казанда татар, рус, удмурт, мари телләре һәм әдәбиятлары буенча республика олимпиадалары төгәлләнде. Район данын яклаган 17 укучының 12се призер булды. Узган уку елы белән чагыштырганда, быел призерлар җидегә күбрәк.
Исәнбай мәктәбеннән Илүзә Нәгыймова, Гөлназ Мөэминова, Ралинә Хәбирова, Кадыбаштан Лиана Габбасова татар теле һәм әдәбиятыннан, Кадыбаштан Азалия Салихова – татар әдәбиятыннан, Көчектән Ландыш Фәттахова, Тирсәдән Александра Пекшикова, Әдилә Мөхәмметдинова татар теленнән яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Укучыларны олимпиадага әзерләгән мөгаллимәләр – Гөлназ Хуҗина, Эльмира Рәсулева, Әлфия Шәйхетдинова, Гөлназ Йосыпова, Луиза Нәбиуллина.
Бима мәктәбеннән Юлия Исаева, Ангелина Дедюхина – мари, Сарсак-Омга лицееннан Олеся Гордеева, Екатерина Маркитонова удмурт телләреннән призер булдылар. Укытучылары – Эмма Ильина, Елена Гаврилова. 2нче шәһәр мәктәбе укучысы Руслан Галләмов – рус әдәбиятыннан призер. Аны олимпиадага Ольга Костенкова әзерләде.
Нет комментариев