Кырындыда узган бәйрәмдә – бүләкләүләр
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Кырындыда узган бәйрәмдә – бүләкләүләр

Ирек Шәрипов Рәхмәт хатларын тапшырды

Кичә Кырындыда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачуга багышланган тантаналы бәйрәм узды. Бәйрәмдә бүләкләү тантанасы да булды.

Якташыбыз – Казанда Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов этномәдәни тормышны яктыртуга зур өлеш кертүче һәм югары һөнәри осталыкка ия бер төркем райондашларга Татарстан халыклары ассамблеясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Менә алар: «Әгерҗе хәбәрләре» район газетасы корреспонденты Асия Корбангалиева, 1нче гимназиянең рус теле укытучысы Резидә Даутова, Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаева, районда мариларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Владимир Кибатов.

Азат Вәлиев та Әгерҗе районында яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүчеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.


Нет комментариев