Исәнбайда район семинары үтте
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Исәнбайда район семинары үтте

Укытучыларга рәхмәт хаты тапшырылды

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 18 мартта Исәнбай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Инновацион эшчәнлек – белем сыйфатын күтәрүнең бер шарты” темасына район семинары үтте.

Мәктәп укучылары һәм укытучылары тарафыннан дәресләр, “Дөньяда иң матур тел ул – минем туган телем” сыйныфтан тыш чарасы, мастер класслар  күрсәтелде.

Милли мәгариф буенча ресурс үзәк – Кадыбаш мәктәбенең эш тәҗрибәсеннән чыгышлар тыңланды. Район укытучылары тел буенча проектлар якладылар, дистанцион укуда актив кулланылучы эш алымнары, ысуллары белән уртаклаштылар.

“Туган телем – моңлы тел” шигъри марафонына нәтиҗә ясалып, катнашкан укытучыларга рәхмәт хаты тапшырылды.


Нет комментариев