Әгерҗедә милли костюм көненә багышланган чаралар узды
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Әгерҗедә милли костюм көненә багышланган чаралар узды

Сыйныф сәгатьләре узды

3 нче мәктәптә Россия халыкларының милли костюмы көненә багышланган чаралар булып узды.

6 нчы сыйныфларда сыйныф сәгатьләре узды.

Анда укучылар Россия халыкларының милли костюмнары үзенчәлекләре белән таныштылар, костюм элементларын, аның характерлы үзенчәлекләрен өйрәнделәр, милли костюмнар барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

Стенд күргәзмәсе оештырылды, анда укучылар белән «Милли костюм – халык традициясе» дигән темага әңгәмә үткәрелде. "Милли костюм үзенчәлекләре" дип исемләнгән рәсем конкурсы да узды.


Нет комментариев