Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында
Әгерҗе шәһәре мәдәният йорты «Гаилә. Тормыш» дип исемләнгән һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган гаилә фестивалендә катнашырга чакыра. Ул 2021 елның 8 июлендә узачак.
Әгәр сезң милли мәдәниятегезне, милли костюмнарыгызны һәм гореф-гадәтләрегезне күрсәтә алган иҗади, актив гаилә икән, шушы креатив гаилә фестивалендә катнашып, бу хакта барысына да сөйләгез әле.
Фестиваль программасы 5 пункттан тора:
1. Гаилә һәм милли костюм презентациясе
2. Милли бизәк рәсеме
3. Милли ризык презентациясе
4. Гаиләнең туган телендә иҗади номеры
5. Тамашачылар белән халык уенын оештыру
Актив булыгыз һәм гаризалар бирегез: 8(85551)2-28-35, 8909-312-58-08
Без сезне көтәбез!
0+
Фото: архивтан
Нет комментариев