Район данын якладылар
Исәнбай һәм Кадыбаш мәктәбе укучылары республика олимпиадасында район данын якладылар.
Исәнбай мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Гөлназ Мөэминова, Илүзә Нәгыймова, 9 сыйныфтан Ралинә Хәбирова, Кадыбаш мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лиана Габбасова – татар теле һәм әдәбиятыннан, Кадыбаштан 7 сыйныф укучысы Азалия Салихова әдәбияттан призер булдылар.
Кызларны олимпиадага мөгаллимнәр Гөлназ Хуҗина һәм Эльмира Рәсулева әзерләделәр.
Нет комментариев